Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән табиблары мылтыктан ата

Районыбыз табиблары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре ГТО (Готов к труду и обороне) нормаларын тапшыруда үрнәк күрсәтә. Алар чаңгыда узышу, пневматик винтовкадан атуда сыналган. Районда якташларыбызның физик әзерлегенә тест үткәрү үзәге җитәкчесе Ольга Галеева сүзләренчә, кайбер спорт төрләреннән ГТО нормаларын тапшыру өчен оешма, предприятие вәкилләрен, чиратлап, физкультура-спорт комплексына дәшәчәкләр. Әлегә гточылар...

Районыбыз табиблары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре ГТО (Готов к труду и обороне) нормаларын тапшыруда үрнәк күрсәтә. Алар чаңгыда узышу, пневматик винтовкадан атуда сыналган.

Районда якташларыбызның физик әзерлегенә тест үткәрү үзәге җитәкчесе Ольга Галеева сүзләренчә, кайбер спорт төрләреннән ГТО нормаларын тапшыру өчен оешма, предприятие вәкилләрен, чиратлап, физкультура-спорт комплексына дәшәчәкләр. Әлегә гточылар чаңгыда узыша, пневматик мылтыктан ата. Бу сынауларны үтәр өчен әүвәл зур оешмаларны чакыралар.
-ГТО нормаларын тапшыручының сәламәтлелеге буенча сынау узарга яраклылыгы хакында табиб белешмәсе булырга тиеш. Шулай ук, ID-номер алу өчен ГТОның официаль сайтында теркәлү дә шарт. Сынауга килүчеләр, яшь үзенчәлекләренә карап, чыдамлылыкта, сыгылмалыкта, көчлелектә, тизлектә көч сынаша. Бу - йөгерү, турникта тартылу, отжимание, сикерү, йөзү булырга мөмкин. Якташларыбызны мылтыктан да аттырабыз, -ди Ольга Галеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы табиблар мылтыктан ату