Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән көрәшчеләре Зәйдә ярыша

Бу шәһәрдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышларында безнең районнан 10 кешелек команда бил алыша. Анда 19 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк спортчыларыбыз китте. Көрәшчеләребез белән тренерлары Марат Исхаков та Зәйдә. -Безне бик яхшы каршы алдылар. Ярышлар ике көн, 12, 13 февральдә, "Яшьлек" боз сараенда көйләнгән дүрт келәмдә узачак,...

Бу шәһәрдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышларында безнең районнан 10 кешелек команда бил алыша. Анда 19 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк спортчыларыбыз китте.

Көрәшчеләребез белән тренерлары Марат Исхаков та Зәйдә.
-Безне бик яхшы каршы алдылар. Ярышлар ике көн, 12, 13 февральдә, "Яшьлек" боз сараенда көйләнгән дүрт келәмдә узачак, - ди ул - Бу зур бәйгедә безнең район данын Утыз Имәннән Алмаз Сәйфетдинов, Урманасты Үтәмештән Фәһим Низамов, Түбән Кәминкәдән Рәзыйф Гыйрфанов, Чирмешәннән Рамил Гыйниятуллин, Нияз һәм Илназ Гыйләҗевлар, Хәлил Шәйхетдинов, Фәнил Гыйззәтуллиннар яклый.
Муса Җәлил истәлегенә көрәшнең беренчесе 53 ел элек үткән икән. Аның быелгысында, Зәйдәгесендә, республика районнарыннан һәм тирә-күрше республикалардан 350ләп көрәшче бил алышырга тиеш. Быелгы бәйге тагын да истәлекле: 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула.
Көрәшчеләребезгә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил Чирмешән көрәшчеләре