Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәннең хоккей командасы Татарстан данын яклаячак

Чирмешәннең «Корыч ябалаклар» хоккей командасы«Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар (2013-2014 елда туганнар) ярышында республикада беренче урынны яулады.

Ерак юлдан кайткан спортчыларны сюрприз көтте, аларны “Юбилейный” боз сарае янына каршы алырга бик күп кеше җыелды: ата-аналар, җанатарлар, балалар. Җиңүчеләрне күрергә район башлыгы Рамил Айбатов та килгән иде.

-Уен бик катлаулы булды. Ләкин сез молодецлар, яхшы команда икәнегезне күрсәтә алдыгыз һәм очрашу барышында, алга чыгып, җиңүгә ирештегез. Без сезнең белән горурланабыз. Аеруча тренерыгыз Ришат Айдар улы Әхмәтовка зур рәхмәт, бүгенге уңыш – аның  тырышлыгы нәтиҗәсе. Әти-әниләргә дә зур рәхмәт. Алар сезне озатып калалар, каршы алалар. Хоккейчыларның сумкалары бик авыр, мин аны яхшы беләм, - диде район башлыгы.

Рамил Тәлгать улы, форсаттан файдаланып, районда спорт үсешенә өлеш кертүче, чаралар үткәндә ярдәм күрсәтеп торучы нефтьчеләргә, аеруча  «Шешмаойл» компаниясенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Тантанада ата-аналар исеменнән Рәмис Минханов чыгыш ясады, ул яшь хоккейчыларны татлы бүләкләр белән дә сөендерде. Хоккейчылар хөрмәтенә хәтта салют та аттырдылар.

Арчада үткән финал уеннарында безнекеләр “Олимп” (Мамадыш)  һәм “Яшьлек” (Зәй шәһәре) командаларын җиңделәр, арчаларга гынаоттырдылар.

1-2 урыннар өчен уенда якташларыбыз “Ягуар” (Кукмара) командасы белән очрашты. Уен төп вакытта 4:4 исәп белән тәмамланды. Овертаймда “Корыч ябалаклар” җитезрәк булдылар һәм көндәшләре капкасына алканы беренче керттеләр.

Шулай итеп спортчыларыбыз Бөтенроссия ярышлары финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын алдылар. Ил төбәкләренең иң көчле командалары тиздән Башкортостанның Салават шәһәре бозында көч сынашачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев