Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иске Кади яшьләре Айбулатны онытмый

Иске Кади авылында Айбулат Нуртдинов истәлегенә алтынчы тапкыр футбол буенча турнир үтте.

Юл һәлакәтендә яшьли һәлак булган, футболны бик яраткан Айбулатны авыл яшьләре бер дә онытмый. Алар һәр елны аның истәлегенә турнир оештыралар. Быелгысында дүрт команда (мәктәп укучылары, авыл ир-атлары, Казанда һәм Түбән Камада яшәүче егетләр) көч сынашкан. Казанлылар командасы иң җитез булып танылган. Матур гадәт буенча, алар җиңүче кубогын Айбулатның әтисе Дамирга тапшырганнар. Ул кубокларны улы истәлеге итеп кадерләп саклый,  Якташыбыз Айбулатның дусларына бик рәхмәтле.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев