Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Сораулар җаваплы булды

    "Мәктәбегезгә бер бала килсә дә, аны шунда укытырбыз. Яшьләр Чирмешәндә түгел, ә үзегездә үк яңа йортлар салсалар, балалар тагын да артачак. Сездә дә халык санын киметмисе иде". Түбән Чегодайда узган халык җыенында шулай диделәр. Мәктәпкә килгәндә, быел аны бөтен яклап төзәткәннәр, электр чыбыкларын яңартканнар, бина эченә үк су керткәннәр, янгынга...

    "Мәктәбегезгә бер бала килсә дә, аны шунда укытырбыз. Яшьләр Чирмешәндә түгел, ә үзегездә үк яңа йортлар салсалар, балалар тагын да артачак. Сездә дә халык санын киметмисе иде".


    Түбән Чегодайда узган халык җыенында шулай диделәр. Мәктәпкә килгәндә, быел аны бөтен яклап төзәткәннәр, электр чыбыкларын яңартканнар, бина эченә үк су керткәннәр, янгынга каршы чаралар да онытылмаган, уку - укыту өчен кирәкле заманча җиһазлар да биргәннәр. Рәхмәт әйтерлек. Әлегә монда алты бала укый икән. Зурракларны Чирмешәнгә автобус йөртә.

    Бу авыл халкы дорфа, юкка да тавыш күтәрүчән, кирәгеннән тыш таләпчән түгел, алар белән аңлашып та, сөйләшеп тә була. Билгеле, районнан килгән җитәкчеләргә үз гозерләрен конкрет аңлатырга тырыштылар. Ә сораулар бар. Шәхси хуҗалыкларга сөт саткан өчен акча бирү озак тоткарлана. Дөрес, аның буенча җавап бирүче генә булмады. Су өчен быел ничек түләрбез икән? Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева җавабыннан аңлашылганча, су хакы элеккегечә кала, тик җәйгә таба электрга бәя үссә, билгеле, ул бераз артырга мөмкин. "Суы гына булсын, түлибез акчаны", - диеште халык.

    Светлана Сарыйм кызы Түбән Чегодайда быел, нефтьчеләр көче белән, "Игезәкләр" чишмәсен, шулай ук һәйкәлнең төзәтеләчәген әйтте, кемнәр әлегә эшләп өлгермәгән, җирләрен оформить итәргә, рәсмиләштерергә киңәш итте. Авылда унлап йорт буш икән, ияләре читтә яши, әмма алар да йортларын тәртиптә тотарга, оформить итәргә бурычлы.

    Халык Түбән Чегодай мәдәният йортын ремонтлауда да булышлык көтә. Күренеп тора, түбә тузганга, бина эченә су үтә, стеналар аерыла. Капиталь ремонт кирәк.

    Авылда санитар чисталыкка, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибарны көчәйтү тиеш. Җыенда бу хакта да еш телгә алдылар.

    116 йортлы, 255 кешеле Түбән Чегодайда 127 пенсионер яши, аларга ай саен уртача 925 мең сум пенсия акчасы таратыла. РФ Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Гөлфия Гыймранова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина пенсия реформасы, соңгы еллардагы яңалыклар, социаль яклау буенча чаралар турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

    Муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина җыенга килүчеләрне район күләмендә башкарылган эшләр белән таныштырды. "Бер дә юкка җыелмадык, бик күп сорауларыгыз җаваплы булды", - диде ул, түбәнчегодайлыларны РФ Президентын сайлаулар көнендә дә активлыкка чакырып.
    Түбән Чегодай халкының пай җирләре буенча сорауларын башка җыелышта карарга килешенде.

    Кадыйр Гомәров.
    Түбән Чегодай авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: