Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Сайлаулар алдыннан сөйләшү

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлегенең ХХ конференциясенең беренче этабы узды. Икенче этап сайлаулардан соң булачак. Әлеге партиянең төбәк бүлеге секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әкъдәс Шакиров конференциядә катнашкан, тавыш бирүгә хокуклы 55 делегатны һәм башка катнашучыларны "Бердәм Россия" сәяси партиясе төбәк бүлегенең киләчәккә бурычлары белән таныштырды. 13 сентябрьдә барлык...

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлегенең ХХ конференциясенең беренче этабы узды. Икенче этап сайлаулардан соң булачак.

Әлеге партиянең төбәк бүлеге секретаре вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әкъдәс Шакиров конференциядә катнашкан, тавыш бирүгә хокуклы 55 делегатны һәм башка катнашучыларны "Бердәм Россия" сәяси партиясе төбәк бүлегенең киләчәккә бурычлары белән таныштырды.
13 сентябрьдә барлык татарстанлылыр да ТР Президентын, җирле органнарга депутатлар сайлау өчен сайлау участокларына киләчәк. Бу чарага бердәмроссиялеләр дә җитди әзерләнә. Безнең киләчәк тормышыбыз бу сайлауларга да бәйле.
Районда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга бәйле төрле программалар эшли. Балалар бакчалары төзелә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында капиталь ремонт үткәрелә. Шулай ук халыкның торак шартларын яхшырту буенча программа эшли.
"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлегендә, 28 бүлекчәдә 1377 партия члены исәпләнә. Алты райондашыбыз әле яңа гына партия сафларына басты. Аларга конференциядә тантаналы шартларда партия билетлары тапшырдылар.
Конференциядә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы төбәк бүлеге секретаре итеп сайладылар.
"Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ХХIII конференциясендә безнең районнан өч делегет катнашачак: партиянең район төбәк бүлеге секретаре, район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм партиянең төбәк бүлеге башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Закиров.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы партия конференция “Бердәм Россия” сәяси партиясе