Көзен җимеш агачларына нинди күләмдә ашлама кертеп калдырырга?
Советлар һәм тормыш

Көзен җимеш агачларына нинди күләмдә ашлама кертеп калдырырга?

Көзен җимеш агачларына нинди күләмдә ашлама кертеп калдырырга?

Утыртканнан соң бер ел узгач, яшь алмагачлар, грушаларга 20 – 25 кг тирес, 50 – 60 г фосфорлы ашлама, 5 – 8 еллыкларына – 30 кг черемэ, 300 г суперфосфат һәм 200 г калий сульфаты кертәбез. Боларны су белән болгатып тугел, ә бераз черемә кушып, агач ябалдашы әйләнәсенә күмәбез. Яшь агачларның кәүсәсеннән – 30 см тирәсе, карт агачларның 50 см ераклыкта әйләнәне 20 см тирәнлектә казыйбыз да, шушы ашламаны салып, кумеп куябыз.

Яшь чия, слива, абрикос төбенә 10 л суга 3 аш кашыгы суперфосфат һәм 2 аш кашыгы калий сульфатын кушып сибәбез. Зуррак агачларга 4 чиләк ясап сибәбез.

Крыжовник өчен 8 – 15 кг черемәгә 40 г калий сульфаты һәм 160 г суперфосфат өстәп болгатабыз, әйләнәсен югарыда әйтеп үтелгәнчә казып, ашламаны шунда салып кумәбез.

Кура жиләге, кара бөрлегән (ежевика), карлыган куаклары өчен 14-15 кг черемәгә 60 г суперфосфат һәм 40 г калий тозы кушып, куак ябалдашыннан 30 см ераклыкта әйләнәсен 20 см тирәнлектә казып, ашламаны шунда салып кумәбез. Яңгырлар булмаса, су сибәбез.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев