Казанка авылының зиратын профлист белән тотып алганнар
Советлар һәм тормыш

Казанка авылының зиратын профлист белән тотып алганнар

Казанка авылында зират тирәсен яңабаштан профлист белән тотып алганнар һәм кирәк-ярак җиһазлар, эш кораллары өчен өйчек бастырганнар. Бу эшләрне халыктан җыелган акчага – үзсалымга башкарганнар.

– Моңардан тыш, быел үзсалым акчасының бер өлешенә район үзәгенең төньяк-көнчыгыш микрорайонында тротуар төзү өчен проект-смета документлары ясауга да тоттык. Шулай ук быел бу средстволарга янгын сүндерү өчен тракторга тагыла торган җайланма алырга планлаштырган идек, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – Елдагыча акчаларның бер өлешен урам яктырткычларын куюга, ремонтлауга, тракторны карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдерәчәкбез.

Надежда Гомәрова фотолары.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев