Чирмешәндәге күп фатирлы йорт ишегалды чәчәкләргә күмелгән
Район үзәгендәге Дзержинский урамындагы 39а йорт ишегалдына район кунакларын бер шикләнмичә экскурсиягә алып килергә мөмкин. Бүген биредә матурлык, чисталык хөкем итә, ишегалды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән.