Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Иске Кадида үзсалым акчасы авыл ихтыяҗларына тотылган

Иске Кади авыл җирлегендә 2014 ел өчен җыелган үзсалым акчасына, техника яллап, чүп түгү урынын чистартканнар, тәртипкә китергәннәр. Якты Тау һәм Иске Кади авылларындагы буаларны буалаганда да үзсалым акчалары тотылган. -Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта урнаштырдык. Бу максатларга да үзсалым акчасын кулландык,...

Иске Кади авыл җирлегендә 2014 ел өчен җыелган үзсалым акчасына, техника яллап, чүп түгү урынын чистартканнар, тәртипкә китергәннәр. Якты Тау һәм Иске Кади авылларындагы буаларны буалаганда да үзсалым акчалары тотылган.

-Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Илсур Җаббаров истәлегенә мемориаль такта урнаштырдык. Бу максатларга да үзсалым акчасын кулландык, - ди Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Реваль Зәйнуллин. - Якташыбызның истәлеген мәңгеләштерүгә барлык авылдашларның да өлеше керде.
Бу көннәрдә үзсалым акчасының калганына Якты Тау авылында урам яктырткычлары урнаштырыла һәм Иске Кадида су башнясының тирәсе тотып алына.
2015 ел өчен үзсалым акчасы да авыл ихтыяҗларына юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзсалым акчасы Иске Кади авыл җирлеге

2
X