Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында үзсалымның 59 проценты җыелган

Район финанс-бюджет палатасыннан белешүебезчә, 2024 елга күмәк эшләргә акча җыюны Кармыш, Яңа Кади, Ульяновка авыл җирлекләрендә тулысынча төгәлләгәннәр.

Быел кармышлылар халыктан җыелган һәм әлеге суммага бергә дүрт исәбеннән республикадан биреләчәк акчаларга елдагы эшләрдән, ягъни урамнарны, яктырткычларны тәртиптә тотудан, төзекләндерүдән тыш, Яшәүче авылындагы күлне ләмнән чистартмакчылар. Утыз Имәндә кайбер урам юлларына вак таш җәясе бар.

-Югары Кәминкә, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә дә үзсалымның күп өлеше түләнгән. Ә менә Чирмешән авыл җирлегендә  җыелырга тиешле  1 миллион 816 мең 500 сум акчаның әлегә, 6 мартка, бары 26 проценты, 478 мең сумы гына җыелган. Бу яктан Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе,  Шешминка,  Иске Котыш, Ивашкино авыл җирлекләрендә дә күрсәткечләр түбәнрәк әле, - диде район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе вазифаларны башкаручы Радик Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев