Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр тавыш бирергә әзер

Флера Минханова, Чирмешән: - Сайлауларга барам, әлбәттә. Мин чит төбәкләргә чыксам, күзәтеп, чагыштырып йөрергә яратам. Бездә ничек тә, аларда ничек? Кемгәдер ярарга тырышып әйтүем түгел, чыннан да Татарстанда тормыш күпкә алда. Шушы тотрыклылык, тынычлык дәвам итсен, алдагы еллар тагын да яхшырак булсын дип үз тавышымны бирәчәкмен. Александр Чалин, Әккәрәй: -...

Флера Минханова, Чирмешән: - Сайлауларга барам, әлбәттә. Мин чит төбәкләргә чыксам, күзәтеп, чагыштырып йөрергә яратам. Бездә ничек тә, аларда ничек?

Кемгәдер ярарга тырышып әйтүем түгел, чыннан да Татарстанда тормыш күпкә алда. Шушы тотрыклылык, тынычлык дәвам итсен, алдагы еллар тагын да яхшырак булсын дип үз тавышымны бирәчәкмен.
Александр Чалин, Әккәрәй: - Киләчәгенә битараф булмаган, үзен хөрмәт иткән кеше сайлауга барырга тиеш дип уйлыйм. Мин аларның берсен дә калдырганым юк, сайлаучы стажым бар. Безнең гаиләдән әти-әни, мин тавыш бирәбез. Казанда яшәүче сеңелем авылда теркәлгән. Ул да сайлауга кайтам, диде. Туганыбыз бер уңайдан безне дә күреп китә.
Гөлназ Вәлиуллина, Чумачка: - Мин болай Әлмәттә эшлим. Сайлауга махсус кайтачакмын. Республика Президентын сайлыйбыз бит. Моннан читтә калып булмас. Безнең гаиләдән биш кеше тавыш бирәчәк.
Михаил Кузин, Чирмешән: - 13 сентябрь көнне мин Чирмешәндә булмыйм, ялга китәм. Шуның өчен алдан сайлап куйдым. Сиңа сайлау хокукы бирелгән икән, нигә әле аңардан файдаланмаска.
Зинаида Тайдакова, Сәләй авылы: -Мин берничә ел Самара өлкәсендә яшәсәм дә, пропискам Чирмешәндә. Сайлауларның барысына да барам. Монда балаларым, оныкларым яши. Шунлыктан Чирмешәннең, Татарстанның киләчәге мине дә борчый. Аннан, сайлауга килгәч, мин күп танышларымны очратам. Сайлаулар шул ягы белән дә ошый әле миңа.
Ирина Емельянова, Ивашкино: - Барырмын дип торам. Әле менә больницага салалар. 13енә кадәр чыгарыр­лар инде. Сайлауга әле тагын да сәламәтләнебрәк барырбыз. Киләчәк өчен сайлыйбыз.
Фаягөл Хәйретдинова, Чирмешән: - Мин бәя күтәреп, кеше көттереп торырга яратмыйм. Иртәнге сәгать тугыз­да ук сайлап кайтам. Бер сайлауны да калдырганым юк. Монысында да барабыз, сайлыйбыз, исән генә булыйк. Сайланган Президент, депутатлар тормышыбызны яхшырту өчен тагын да ныграк эшләсеннәр генә. Без аларга ышанып тавыш бирәбез бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сайлаулар