Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәнлеләр - җаваплы сайлаучылар

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар Чирмешән районында закон кысаларында, тәртипле уза. Сайлаучыларның активлыгы да югары, 15 сәгатькә кадәр 12 мең 708 кеше, ягъни исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 85,32 проценты тавыш биргән. Андреевкада, Кармышта һәм Югары Кәминкәдә, шул сәгатькә, исемлеккә кертелгән барлык сайлаучылар да тавыш биргән. 15 сәгатьтә алынган мәгълүматларга караганда, Чумачка,...

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар Чирмешән районында закон кысаларында, тәртипле уза. Сайлаучыларның активлыгы да югары, 15 сәгатькә кадәр 12 мең 708 кеше, ягъни исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 85,32 проценты тавыш биргән.

Андреевкада, Кармышта һәм Югары Кәминкәдә, шул сәгатькә, исемлеккә кертелгән барлык сайлаучылар да тавыш биргән. 15 сәгатьтә алынган мәгълүматларга караганда, Чумачка, Мордва Афонькәсе, Түбән Чегодай, Туймәт, Ульяновка, Кара Чишмә участокларында сайлаучыларның 99,5 - 96,5 проценты бюллетеньнәр алган да.
Район үзәгендәге участокларга иртәдән үк халык килде. Аларда 15 сәгатькә 71-73 процент сайлаучы тавыш биргән. Икенче санлы мәктәптә бу күрсәткеч тагын да югары, 88,5 процент ук.
-Барлык участокларда да атмосфера тыныч, шикаять белдерүчеләр юк, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Сайлаулар барышын 238 күзәтүче күзәтә, алардан да дәгъвалар алмадык.
- Ветераннарыбыз быел да сайлауларда актив катнаша, күбесе төшкә кадәр үк участокларга килде, - ди районның ветераннар Советы рәисе Габделбари Галиев. - Бездә сугыш һәм хезмәт ветераннары, мөмкинлекләре чикле кешеләр 6 меңгә якын кеше. Аларның кайберләрен өйләренә барып сайлатачаклар. Әле менә үземнең дә сайлаулардан кайтышым. Теләгебез - илдә тынычлык, муллык булсын, бар халыклар тату яшәсен иде.
Дәүләт Думасына сайлаулар - илкүләм әһәмиятле чара. Сайлауларда һәр тавыш мөһим. Без - барыбыз да Россия, Татарстан, районыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен үзебездә җаваплылык тоярга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сайлаулар депутатлар Дәүләт Думасы