Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә үзсалым акчасына трактор алачаклар

Чирмешән авыл җирлегендә быел 3 миллион 700 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Аның күләмен бер кешедән 1 мең сум исәбеннән җыярга килештеләр.

-1 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, авыл җирлегендә планлаштырылганның 58,6 проценты кадәр, ягъни 2 миллион 171 мең сум, акча тупланган, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Үзсалым турында күп язабыз, аңлатабыз. Әлеге средстволар ярдәмендә авыл җирлегендә башкарылган эшләр күз алдында. Быел халык акчасына беренче чиратта тагылма агрегатлары белән бергә трактор алырга планлаштырабыз. Бүген аңа ихтыяҗ зур. Авыл җирлегенең үз транспорты очередь мы планируем приобрести трактор со всем навесным оборудованием, в котором сегодня потребность очень высока. Если у сельского поселения будет своя техника, то облегчится и вывоз мусора, и очистка дорог от снега в зимнее время, а также скашивание сорняка на обочинах дорог. От уплаты самообложения освобождаются студенты, обучающиеся булса, чүп-чар чыгару, юлларны чистарту, чүп үләннәрен чабу да ансатрак, тизрәк эшләнер иде.

Үзсалым акчасы көндезге бүлектә укучы студентлардан, хәрби хезмәттә булучылардан һәм беренче төркем инвалидлардан алынмый. 18 яше тулган бүтән категория барлык кешеләр дә каралган сумманы түләргә тиешләр.

Үзсалым акчасына бу җирлектә башка эшләр дә башкарырга планлаштыралар. Алар барысы да референдум карарында билгеләнгән иде. Халык акчасына быел чишмәләр территорияләрен төзекләндерү дә күздә тотыла. Мөселман зиратында кирәк-ярак саклау өчен хуҗалык бинасы төзү каралган. Титов урамын-
да урнашкан христиан зиратында да башкарасы эшләр шактый, аның коймасын тотарга һәм ремонтларга, керү юлларын төзекләндерергә, контейнерлар өчен мәйданчыклар ясарга кирәк.

Светлана Ганиева әйтүенчә, акчаның шактый өлешен район үзәгендә һәм авыл җирлегенә керүче авылларда (Түбән Чегодайда, Кече Чегодайда, Казанкада) урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, карап тоту чыгымнарын каплауга юнәлдерәчәкләр. Район үзәге урамнарында тротуарлар да таушалган, аларны тәртипкә китерәсе бар. “Ландыш” балалар бакчасы янәшәсендә автотранспорт өчен стоянка ясау күздә тотыла. Болардан тыш, авыл җирлегендәге кайбер урамнарда су проблемасын хәл итәсе бар, моның өчен проект-смета документлары эшләтү сорала.

Үзсалым акчасына республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк. 1 июльгә республика 1 апрельгә кадәр генә җыелган акчага республика бюджетыннан өстәмә акча күчерәчәк, ә аннан соң, җыелган акчаны дүрт тапкыр күбәйтеп, финанс ярдәме 2020 елда гына биреләчәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев