Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә бердәмроссиялеләрне район башлыгы җитәкләячәк

Районның "Бердәм Россия" сәяси партиясе активистлары үзләренең җитәкчеләрен сайладылар. Җирле бүлекчәнең сәяси совет секретаре булып янә муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин калды. "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсенең XXII конференциясендә әүвәл соңгы дүрт елда башкарган эшчәнлекләренә хисап тоттылар. Сер түгел, әлеге партияне хакимият партиясе, дибез. Шуның өчен районда башкарыла торган эшләрне дә...

Районның "Бердәм Россия" сәяси партиясе активистлары үзләренең җитәкчеләрен сайладылар. Җирле бүлекчәнең сәяси совет секретаре булып янә муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин калды.

"Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсенең XXII конференциясендә әүвәл соңгы дүрт елда башкарган эшчәнлекләренә хисап тоттылар. Сер түгел, әлеге партияне хакимият партиясе, дибез. Шуның өчен районда башкарыла торган эшләрне дә шушы партия белән бәйләүләре юкка түгел. Соңгы дүрт елда районда ике башлангыч мәктәп, дүрт балалар бакчасы, ФАПлар, ветеринар пунктлар, юллар төзелде, дистәләрчә мәктәп, мәдәният йортлары ремонтланды. Ни генә дисәң дә, халык өчен кирәкле, файдалы гамәлләр, моның белән килешми мөмкин түгел. Әлбәттә, кул тимәгән өлкәләр дә байтак әле.
-Безнең төп максат - районыбыз халкының тормышын комфортлы, уңайлы итү, - диде отчет доклады белән чыгыш ясаган сәяси совет секретаре Фердинат Дәүләтшин.
Яшереп торасы юк, авыл җирендәге җәмәгать эшләрен тартып баручылар, нигездә, шул бердәмроссиялеләр, алар сайлауларны да, халык санын алуны да үткәрешә. Төрле бәйрәмнәрне дә оештыралар. Хакимият нәкъ менә аларга таяна инде. Активистларның күпчелеге - укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, эшмәкәрләр.
-Безнең башлангыч бүлекчә әгъзалары авыл тормышында бик актив. Җиңү бәйрәме булсынмы, "Авыл көне", Сабан туемы - алар алда, - ди Лашмандагы башлангыч бүлекчә җитәкчесе, "Бердәм Россия"нең Мәскәүдәге үк Генераль Советы әгъзасы Рәвхать Фәттахов. - Партиядәшләребез Тәлгать Вәлиев, Алмаз Дәүләтшин, Марс Минебаевлар, әйтик, юллар ремонтлашырга булыштылар. Самат Газизов һәм Рауфан Шәйхетдинов чишмә төзекләндерделәр, Салават Әгъләмов Әмирдә төрле чалалар үткәргәндә акчалата ярдәм итә. Рәхмәт, яшьләр үрнәк алырлык, халык рәхмәт әйтерлек гамәлләр башкаручы партиядәшләребез тагын бихисап әле безнең.
Яшьләр дигәннән, конференциядә тагын җиде якташыбызга "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы билетлары тапшырылды. Аларның шактые энергияләре ташып торган егетләр һәм кызлар: Чирмешәннән Гөлназ Анисимова, Мария Рыбкина, Михаил Наумов, Иске Кадидан Илназ Мөхетдинов, Мордва Афонькәсеннән Федор Павлов. Районда бүген 1396 якташыбыз - "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы.
Конференция делегатлары бюллетеньнәргә тамга куеп, яшерен тавыш бирү юлы белән, альтернатив нигездә, райондагы җирле бүлекчәнең сәяси совет секретарен сайладылар. Шулай итеп, бердәмроссиялеләрне кабат район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкләячәк. Делегатларның барысы да диярлек аның өчен тавыш биргән.
Конференциядә сәяси совет әгъзаларын, бүлекчәнең контроль-ревизия комиссиясе әгъзаларын да сайладылар.
Конференция ахырында башлангыч бүлек секретарьлары Иске Котыштан Александр Митякин һәм Чирмешәннән Светлана Ганиевага, партия эшчәнлегендә актив эш алып барганнары өчен, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Чирмешәннән партия әгъзасы Ландыш Зыяковага һәм Лашманнан Рокыя Гатауллинага әлеге бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын юллаганнар.
Чарадан фоторепортаж: www.nashcheremshan.ru/ru/component/k2/item/12400-v-cheremshane-proshla-konferentsiya-edinorossov-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бердәм Россия