Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында яшьләр парламенты булачак

Чирмешән муниципаль район Советы каршында яшьләр парламенты булдырыла. Әлеге органның бурычы - районда яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыру, яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, җирле үзидарә органнарына кадрлар резервын әзерләү. Бу мәсьәлә буенча муниципаль район Советының чираттагы - алт­мышынчы утырышында карар кабул ителде. Депутатлар ачык тың­лаулар үткәрелгәннән соң Чирмешән муниципаль районы...

Чирмешән муниципаль район Советы каршында яшьләр парламенты булдырыла. Әлеге органның бурычы - районда яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыру, яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, җирле үзидарә органнарына кадрлар резервын әзерләү.

Бу мәсьәлә буенча муниципаль район Советының чираттагы - алт­мышынчы утырышында карар кабул ителде.
Депутатлар ачык тың­лаулар үткәрелгәннән соң Чирмешән муниципаль районы Уставы нигезләмәләрен яңа редакциядә расладылар. Утырышта шулай ук 2015 елга һәм 2016-2017 елларның план чорына Чирмешән муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, дәүләт милке буларак чикләнмәгән җир участокларыннан файдалану буенча вәкаләтләрне алу турында карарлар кабул ителде.
Утырыш эшендә район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин катнаш­ты һәм тикшерелгән мәсьәләләр буенча үз фикерен белдерде.
Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина алып барды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы район Советы яшьләр парламенты

2
X