Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы казнасында ремонтка да акча бар

Район бюджетыннан кайбер объектлар төзелешенә, ремонтка су челтәрләрен төзәтүгә, физкультура һәм спортка, хезмәт хакы түләүгә, һәм башка кайбер чыгымнарга янә 28 миллион 590 мең сум акча бирелә. Район Советының чираттагы ундүртенче утырышында (өченче чакырылыш) депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр, Советның 2015 елның 17 декабрендә кабул ителгән "Чирмешән муниципаль районының...

Район бюджетыннан кайбер объектлар төзелешенә, ремонтка су челтәрләрен төзәтүгә, физкультура һәм спортка, хезмәт хакы түләүгә, һәм башка кайбер чыгымнарга янә 28 миллион 590 мең сум акча бирелә.

Район Советының чираттагы ундүртенче утырышында (өченче чакырылыш) депутатлар бу хакта карар кабул иттеләр, Советның 2015 елның 17 декабрендә кабул ителгән "Чирмешән муниципаль районының 2016 нчы елга бюджеты турында"гы 19нчы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгышында әйтелгәнчә, быел казнага салымнар планлаганнан да күбрәк керә, физик затлар кеременә салым еллык план күләмендә үк җыелган.
Утырышта нәкъ менә физик затлар кеременә салымнарны бюджетка муниципаль районнарга дотация рәвешендә бирелүче акчаларга алмаштыру хакында да карар кабул ителде. Ул 2017нче, шулай ук 2018 һәм 2019нчы план чорына кагыла. Моны дотация күләме дә кимеми, НДФЛ буенча өстәмә керем бюджетны тулыландыра, теге яки бу эшләргә акча күбәя дип аңларга кирәк.
Депутатлар "Мәгариф бүлеге" муниципаль учреждениесен "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учреждениесе итеп атау турында, аңа кагылышлы Положениене дә тикшереп, карар чыгардылар.
Район Советы рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин алып барган утырышта районда муниципаль вазифа биләүчеләргә, муниципаль хезмәткәрләргә пенсиягә киткәндә бер тапкыр түләүләр - поощрение түләү тәртибе турында Положение дә расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәгариф бүлеге казна