Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы бюджет проекты депутатлар каравына бирелде

Чирмешәндә районның 2016 нчы елга бюджет проектын ачык тыңлауларда тикшерделәр. Якын көннәрдә проектны район Советы утырышында караячаклар. Проек Совет утырышында бер кат сынау узды инде, ул беренче укылышта кабул ителде, аның тексты район газетасында бастырылды, сайтларда урнаштырылды. -Халыкка бюджет проекты белән танышу мөмкинлеге булды,- ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт...

Чирмешәндә районның 2016 нчы елга бюджет проектын ачык тыңлауларда тикшерделәр. Якын көннәрдә проектны район Советы утырышында караячаклар.

Проек Совет утырышында бер кат сынау узды инде, ул беренче укылышта кабул ителде, аның тексты район газетасында бастырылды, сайтларда урнаштырылды.
-Халыкка бюджет проекты белән танышу мөмкинлеге булды,- ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин.- Өстәмәләр, тәкъдимнәр кермәде.
Төрле оешмалар вәкилләре катнашкан бүгенге җыелышта яңгыраган тәкъдимнәр, сораулар, чыгышлар игътибарга лаек.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Хаммәткамил Хәкимов, мәсәлән, олимпиадаларда, конкурсларда, башка кайбер бәйгеләрдә җиңүче укучыларны материаль кызыксындыру - бүләкләү өчен бюджеттан ярдәм сорады. Ул шулай ук районның кайбер мәктәпләрендә кадрларга кытлык булу сәбәпле, читтән, килешү нигезендә берничә елга эшкә кабул итеп, төгәл фәннәр буенча яшь укытучыларны бер тапкыр зуррак суммада акчалата кызыксындыру белемнең сыйфатын бермә-бер күтәрер иде, ди. Тәкъдим урынлы, вакытлы, чөнки районда бердәм дәүләт имтиханнары буенча күрсәткечләр шактый түбән.
Аз тәэмин ителгән балаларны мәктәптә бюджет исәбеннән бушлай ашату да көн кадагындагы проблема. Районда ике йөзләп бала өчен бу зур ярдәм, яклау булачак. Билгеле, мохтаҗларны комиссия ачыкларга тиеш.
Алда телгә алынган бу мәсьәләләр, бүгенге ачык тыңлауларны алып барган муниципаль район башлыгы, Совет рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина әйтүенчә, уңай хәл ителер дип өметләнергә мөмкин. Бюджеттан булмаса, чыгымнарны өстәмә керемнәр хисабына капларга җай чыкмый калмас. Әнә быел район бюджетына 70 миллион сумнан күбрәк өстәмә керем алынган. Депутатлар рөхсәте белән, алар төрле максатларга тотылган.
Күп сыер тотучы шәхси хуҗалыкларга бушлай саву аппаратлары бирү, төзелеш материаллары белән булышу өчен дә өстәмә керемгә өметләнәсе.
Ульяновка мәдәният йорты бинасын тышлыйсы иде, Чирмешәндәге стадион ремонт сорый, күпфатирлы йортларны ремонтлауга да өлешчә финанс ярдәме кирәк. Юл хәрәкәте иминлеге, балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү максатында да акчасыз мөмкин түгел.
Сүз уңаеннан. Киләсе ел дәвамында бюджеттагыларның, муниципаль хезмәттәгеләрнең хезмәт хакы беркадәр артырга тиеш. Моңа кирәкле сумма бюджетка салына да.
Алдагы елгы район бюджеты 538 миллион сум тәшкил итәчәк. Бюджет проектында күрсәтелгәнчә, бу сумманың 170 миллионын, якынча 32 процентын үзебез җыясы.
Ачык тыңлауларда муниципаль районның контроль-хисап палатасы рәисе Рәмил Әхмәдуллин, икътисади сәясәт, бюджеты буенча даими комиссия рәисе Әбүзәр Мортазин, мәгариф бүлегенең баш бухгалтер урынбасары Елена Тудиярова, район башкарма комитетыҗитәкчесе Әкъдәс Шакиров һәм башкалар чыгыш ясады. Алар фикеренчә, 2016 нчы елга район бюджеты реаль, законнарга туры килә, проект хуплауга лаек.
Ачык тыңлаулар йомгакламасы муниципаль район һәм район газетасы сайтларында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бюджет проекты