Район үзәге, Түбән Чегодай, Казанка, Кече Чегодай авыллары кергән Чирмешән авыл җирлегендә 7 меңгә якын кеше яши. Шушы зур җирлекнең авыл Советына депутатлыкка барачак кандидатларын "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе алдан сайлау үткәреп барлап куйды.
13 сентябрьдә узачак сайлауларда районыбызның җирле үзидарә органнарына 141 депутат сайланырга тиеш. Бердәмроссиялеләр шуңа әзерләнеп,...
Район үзәге, Түбән Чегодай, Казанка, Кече Чегодай авыллары кергән Чирмешән авыл җирлегендә 7 меңгә якын кеше яши. Шушы зур җирлекнең авыл Советына депутатлыкка барачак кандидатларын "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе алдан сайлау үткәреп барлап куйды.
13 сентябрьдә узачак сайлауларда районыбызның җирле үзидарә органнарына 141 депутат сайланырга тиеш. Бердәмроссиялеләр шуңа әзерләнеп, районыбызның 18 авыл җирлегендә праймеризлар уздырды. Яшерен тавыш биреп, депутатлыкка кандидат булып барасы фиркадәшләрен сайлап алдылар. Партия эчендә шушы сәяси кампаниянең соңгысында, Чирмешәндә узганында, 50 сайлап алучы бюллетеньнәрдәге 11 кешедән 10 кандидат өчен яшерен тавыш бирергә тиеш иде. Әлбәттә, тамгалар куяр алдыннан, кандидатлыкка кандидатлар үзләренең сайлау алды программалары белән чыгыш ясадылар.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинны да бердәмроссиялеләр авыл Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтмәкче. Ул үз программасында районда кече бизнеска - гаилә фермаларына игътибарны арттыруның мөһимлеген әйтте. Авыл кешесенең керем алырга мөмкинлекләре булырга тиеш. Аның фикеренчә, эшкә шулай ук эре товар җитештерүчеләрен тарту мөһим. Хәлле инвесторлар җәлеп итмичә, җир эшен җиңдереп булмый, монда күп чыгымнар таләп ителә. Район территориясендәге чәчүлек җирләребез тулысынча эшкәртелергә тиеш, диде ул. Соңгы елларда юлларыбызның нык таушалуы, кайбер авыллардагы юлсызлык та борчый район җитәкчесен. Торак төзү, район үзәгендә су челтәрләрен яңарту, яңа микрорайоннарны газлаштыру сорала. Фердинат Дәүләтшин шушы проблемалар хакында да сүз кузгатты.
Бердәмроссиялеләр ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе, якташыбыз Минсәгыйт Шакировны да авыл Советы депутатлыгына кандидат итмәкче.
-Узган чакырылыш депутатларына рәхмәт. Бердәм булдылар. Кеше үз җиренең хуҗасы булырга тиеш. Проблемаларны халык белән киңәшләшеп хәл итү кирәк. Депутатларга гына ышанып яту килешмәс. Кыенлыкларны бердәм булып җиңсәк кенә, максатларга ирешербез. Районда тотрыклылык, җитешлек булсын өчен барыбыз да тырышырга тиешбез, - диде Минсәгыйт Шакиров.
Альберт Шамилов тумышы белән Кукмара районы егете булса да, аны инде Чирмешәннеке, үзебезнеке дип әйтеп була. 17 еллап безнең райондагы урманчылык тармагында эшли. Өстәвенә ул безнең район кияве дә. Депутатлыкка кандидат булырга теләк белдергән белгечне районда җитештерү тармагының аксый төшүе, эшмәкәрләрнең нигездә сату-алу белән генә шөгыльләнүе борчый. Тәҗрибәле урманчы буларак, ул үзенең туган төбәге белән чагыштырганда, безнең як туфрагының бик уңдырышлы, кара булуын әйтә. Димәк, районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларыбызны да югарырак итәсе.
Чирмешәндәге праймеризда депутатлыкка кандидат буларак сайлап алынганнарның барысы да күп тавыш җыйды. Алар "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән бүлекчәсе конференциясендә көзге сайлауларга авыл Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтеләчәк.
Нет комментариев