Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район башлыгы призларына милли көрәш буенча узган турнирда безнең район командасы беренче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде.
Бәйгедә, Чирмешән спортчыларыннан тыш, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, күрше Самара өлкәсенең Шентала һәм Камышлы районнары вәкилләре дә катнашты, барлыгы160 кеше көч сынашты.
Келәмгә чыгучыларны район башлыгы Нурхамәт...