Тәрәзә пәрдәләрен сода агарта
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Тәрәзә пәрдәләрен сода агарта

Көннәр җылыну белән хуҗабикәләр өйне тәртипкә китерүгә дә игътибар арттыра. Тәрәзә, челтәрләрне юу бу вакытта иң төп эшләрнең берсе.

Вакыт узу белән тәрәзә челтәре саргая, аны чәй содасы ярдәмендә агартып карый аласыз.

Ярты кап чәй содасын 1 чиләк кайнар суга салырга. Челтәрне тузаны калмасын өчен урамга алып чыгып селкергә һәм азрак суынган содалы суга салып, берничә сәгать тотарга. Аннан гадәттәгечә юарга һәм берничә тапкыр чайкарга кирәк. Күп вакыт юасы да булмый, чиста суда чайкау җитә.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев