Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Мул суган уңышы алуның 10 хәйләсе

Мул суган уңышы алуның 10 хәйләсе

1. Суган балчыклы туфракны яратмый. Әгәр сезнең кишәрлегегез шундый икән, түтәлгә ком, торф кертеп, яхшылап казыгыз. 

2. Суганны утыртыр алдыннан 10-20 минутка марганцовка эремәсенә салып торыгыз.

3. Тизрәк тишелеп чыксын өчен, очын кисәргә кирәк.

4. Рәт араларына тоз сибегез, ул суган чебененә каршы көрәшә. 

5. Суган янына кишер чәчегез. Бу ике культура бер-берсенә иң яхшы күрше. Суган – кишер чебенен, кишер суганныкын куркыта. 

6. Суганны өч тапкыр ашларга кирәк. Беренчесе – ике кыяк чыгару фазасында. 1 чиләк суга 1 л сыек тирес яки кош тизәге (1 чиләк суга 1 стакан), алдан җылы суда эретелгән 30-40 гр суперфосфат, бер стакан көл кушып сибегез. Икенче тапкыр бер атнадан соң башкарыла. 30 гр суперфосфат һәм 10 гр мочевина, 5 гр калийны бер чиләк суга кушып сибегез. Өченче ашлау июнь ахырына туры килә. Шулай ук 30 гр суперфосфат, 10 гр мочевина һәм 5 гр калийны бер чиләк суга кушып сибәләр. Шуннан соң суганга башка азот кирәкми. Юкса, аның кирәгеннән артык булуы кыякны үстерә, ә суган башын формалаштырмый. Ә менә көл кайсы айда да зыян итми. Чөнки ул – калий чыганагы. Суган калийга бай булса, ул озаграк һәм яхшырак саклана.
  
7. Ашлаганда яңа тирес һәм хлорлы калий кулланмагыз. 

8. Суганны августның беренче яңгырларына кадәр җыеп алырга кирәк.

9. Җыеп алганнан соң үтәли җилдә киптерегез. 

10. Саклауга куелган суганны да вакыт-вакыт карап торырга кирәк. Әгәр арада берсе чери башлаган икән, башкалары да бозыла дигән сүз

Чыганак: Акчарлак

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суган

2
X