Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Илсөя Бәдретдинова:"Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым"

Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов арасында килеп чыккан низаг турында күп язалар. Кичә Илфак Шиһапов фикерен бирдек. Бүген - Илсөянекен. Илсөя Бәдретдинова: - Яшермим, Илфакны алиментка судка бирдем. Кулымда, ул 25 % алимент түләргә тиеш, дигән карар бар. Акча җитмәгәнлектән бит инде бу. Кайберәүләр, акчага туена алмады бу, дияр. Тик...

Илсөя Бәдретдинова:"Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым"

Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов арасында килеп чыккан низаг турында күп язалар. Кичә Илфак Шиһапов фикерен бирдек. Бүген - Илсөянекен.


Илсөя Бәдретдинова:

- Яшермим, Илфакны алиментка судка бирдем. Кулымда, ул 25 % алимент түләргә тиеш, дигән карар бар. Акча җитмәгәнлектән бит инде бу. Кайберәүләр, акчага туена алмады бу, дияр. Тик аны чит илдә ял итеп кайтырга сорамыйм бит, кулга бирмәсен, бала счетына күчерсен, интернетына, мәктәбенә түләсен... Мин үземне ашатырлык хәлдә. Әмма ул бит аның да баласы.

Иҗатка килгәндә, хәзер 100 % җырлар да үземнеке. Әйе, "солянка"лар белән йөрдем. Керемнең 50 %ы - миңа, 50 % аңа, дигән шарт белән. Ә малай турында бер дә сүз юк. Бу улым белән миңа 50 % дигән сүз. Ул гел ниндидер килешү турында сөйли. Илфак минем продюсер икән, яңа җырлар, яңа клиплар булырга тиештер бит. Ә мин җырларны үзем сатып алам, бурычка батып клип төшерәм. "Җырларны үземә бирмәссең микән? Банкетларда җырлар кирәк. Ул - минем багажым, бернәрсәсез калдым. Аларны сатмыйм, берни эшләтмим", - дидем. "Юк", - диде. "Сат, бурычка акча табам", - дидем. Булмады. "Башка артистларга бирәм", - ди. Ә миңа сатарга да риза булмады. Күңелем тулган чак.
Элек килешүгә лояль карадым. Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым. Кияүгә чыгарга тәкъдим итмәгәнен дә уйламадым. 13 ел яшәдек. Ул минем өчен идеал иде. Алайса: "Исемле продюсерга кияүгә чыкты. Ул Илсөяне кеше ясагач, монысы ташлап китте", - диләр. Миңа хәтле Илфак продюсер түгел иде. Беренче җырларын ул миңа язды. Икебез дә авырлык белән күтәрелдек. Илфак турында башкалар начар сүз әйтсә дә, аларны туктатам. Яшермим, бик авыр. Ул әңгәмәләрендә: "Илсөя "почти" минем хатын кебек кеше инде", - ди. 13 ел буе бергә яшәгән кешегә, балаңның анасына, хатын кебек бернәрсә, дип ничек әйтеп була?! Әле тагын: "Ул минем өчен проект булды", - ди. 20 яшьтән алып мине кулланган дигән сүз бит бу? Мин - проектмы? Ул минем әти дә, абыем, дустым, сөяркәм, ирем дә иде. Дусларым да булмады. Авылга да сирәк кайта идем. Бөтен дөньям Илфак булды. Бик матур яшәдек. Идеаль гаилә, дип уйлый идем.
Имеш, Татарстан, Башкортостанда мин йөрмәгән ир калмаган икән. Шуның өчен Илфак аерылган икән, дип сөйлиләр... Кеше фикеренә карамыйм, кемгәдер нидер исбат итәсем килми. Бер Ходаема таянам. Үземнең кем икәнемне беләм. Әмма 14 яшь тулып килә торган улым бар. Аның күзлегеннән карыйм да, бу - түбәнлек. Улым өчен авыр. "Әни, бу дөресме?" - дип кайтып сорый. Балалар да әшәке. Ата-ана өйдә сөйләгәнне баласы мәктәпкә килеп әйтә. Тик һәрчак әтисен яклыйм. "Юк, авызыңны ачып сүз әйтәсе булма, дөрес сүзләр түгел", - дим. Күпме түзәргә була?! Без аерылганга ике ел. Дөньяга чыгарасым килмәгән иде. Һаман тынычлык юк. Арыдым! Әйтерсең без генә аерылышкан. Улым белән мине тынычлыкта калдыруларын таләп итәм. Минем дә концертлар куясым бар. Мин бер кешегә дә зыян итмим бит. Илфак: "Ул законсыз концертлар оештыра. Алар булмас та әле", - ди. Ни сәбәпле булмаска тиеш? Инде өстәмә көннәргә билетлар сатыла. Тамашачының ни гаебе бар?! Илфак җырларын башкарсам, аңлар идем. Юк, алар - минем җырлар. Шунысын әйтәм: Илфакка ачуым да, үпкәм дә юк. Ни генә булса да, мин аңа рәхмәтлемен. Бала хакына, матур тормыш хакына. Бәлки, мин аның өчен проект булганмындыр. Тик мин аны өзелеп яраттым. 13 ел буе бик бәхетле идем. Ул төрле әңгәмәләрдә төрле җиргә яраткан кешесе янына баруын әйтә: әле Балтачка, әле Башкортостанга... Аның өчен шатмын. Ә минем сөйгән ярым юк. Кирәк тә түгел. Минем өзелеп сөйгән ярым иртән бутербродын тутыра да мәктәпкә китә. Бердәнберем, миннән ике башка зур, 42 нче үлчәмле аяк киеме кия. Мине хәзер бер кулы белән күтәреп йөртә ала. Ул - Илфак малае!

Чыганак: www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова

2
X