Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Хатын - кызларга кирәкле киңәшләр

Йомырка тиз генә әрчелсен дисәгез...

*Танышыгызга я күршегезгә берәр нәрсә биреп торырга җыенасыз икән, аны шул әйберне тоттырып, фотога төшерегез. Шулай итсәгез, сез дә кемгә нәрсә биргәнегезне онытмаячаксыз, ул да “алмадым” димәячәк.

* Банкоматтан вак купюралар алырга теләсәгез, 400, 900, 1400, 1900 сум “сорагыз”.

* Сумкагыздагы начар исне бетерим дисәгез, анда берничә чәй пакеты салыгыз.

*Шешәдәге суны тиз генә суытырга кирәк икән, аны юеш кәгазь тастымалга төреп салыгыз.

*Телефонны тиз генә зарядка җыйдырырга кирәк булса, аны “самолетта” режимына күчереп торыргыз. Бәйләнеш өзелеп торачак, әмма зарядка да тиз җыелачак.

*Киемдәге төймәләрнең төшеп калуын теләмәсәгез, аларның җебенә төссез тырнак лагы сөртеп куегыз.

*Буяу белән булышканнан соң куллар җиңел юылсын өчен эш башлаганчы крем сөртегез.

*Аэропортта иң соңгы булып теркәлсәгез, автобуста кеше көтеп утырырга туры килмәчәк, самолетка да беренче керәчәксез.

*Иртән тизрәк уянырга теләсәгез, күзләрегезне 20 секундка “четердәтеп” йомыгыз.

*Йомырка тиз генә әрчелсен дисәгез, пешерер алдыннан суга сода салырга кирәк.

Чыганак
Фото 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев