Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

АЗУ (Рецепт)

Кирәк: * сыер ите - 1 кг; * помидор - 1 данә; * томат пюресы - 2 аш кашыгы; * тозлы кыяр - (урта зурлыктагы) 3 данә; * бәрәңге - 5 данә; * суган - 3 данә; * сарымсак - 3-4 тырнак; * борыч, тоз; * сары май яки туң...

Кирәк:

* сыер ите - 1 кг;
* помидор - 1 данә;
* томат пюресы - 2 аш кашыгы;
* тозлы кыяр - (урта зурлыктагы) 3 данә;
* бәрәңге - 5 данә;
* суган - 3 данә;
* сарымсак - 3-4 тырнак;
* борыч, тоз;
* сары май яки туң май;
* укроп.

Эш барышы:

1. Итне 2 * 4 см итеп турыйбыз.




2. Туңмайга бераз үсемлек мае өстибез дә, итне зур табага кыздырабыз.




3. Суганны нечкә генә итеп ярымбоҗаралап турыйбыз.




4. Әз генә майда кыздырып алабыз.

5. Суганны майдан җыеп алып, кырыйга куеп торабыз. Аннан калган майда вак итеп туралган тозлы кыярны кыздырабыз.




6. Башка савыт алабыз һәм, бәрәңгене эре турап, ярым әзер булганчы кыздырабыз.



7. Бәрәңге, кыздырган суган һәм кыярны калын төпле кәстрүлгә салабыз.

8. Помидорны кискәләп, кайнап торган су белән пешеклибез. Кабыгын салдырып, турыйбыз һәм азуга өстибез.




9. Томат пюресын бульонда сыеклап, барлык продуктлар өстенә агызабыз.




10. Тоз, борыч салабыз. Өстен каплап, 40-50 минут пешерәбез.




11. Әзер азуны болгатабыз һәм тәлинкәләргә бүләбез.
Өстенә укроп, туралган сарымсак сибәбез.




P.S. Азуны сарык итеннән дә пешергән очракта кишер дә өстәп җибәрәләр.

Марина Дмитриева

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe?id=3704

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ит ашлары АЗУ (Рецепт)