Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Алма кагы

Быел алма кемдәдер бик уңган, кемнеңдер алмагачы ял итә. Алмагыз күп булса, әрәм итмәгез, как коегыз. Как коюның бер авырлыгы да юк, без сезгә аның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

Алманы турап, чуен казанга яки төбе калын кәстрүлгә салабыз. Эмаль савытлар бармый, төбенә утыра. Туралган алмага бер стакан су салып, өстен каплыйбыз да пешерергә куябыз. Алманың сортына карап, 30 минут яки бераз күбрәк вакыт китәргә мөмкин.


Пешкән алманы иләккә яки вак тишекле дуршлагка салып, тукмак белән төябез. Иләктә калган кабыкларын ташлыйбыз. Изелгән алмага бераз шикәр комы кушып (баллырак яратучыларга), тагын бер кат утта «сикертеп» алабыз. Яратсагыз, аз гына төелгән дарчин (корица) белән имбир да куша аласыз. Алай  какның тәме үзгәрәк килеп чыга.
Хәзер какны табаларга җәеп, киптерәсе генә калды. Берничә төрле ысул белән киптереп була. Кемгә кайсысы җайлы, шунысын кулланып карасын.


Беренче ысул. Төбе майланган табага 0,5 см калынлыгында тигезләп җәеп, кайнап торган сулы савыт өстендә киптерү. Таба кызганчы беренчесе озаграк кибә, калганнары – тизрәк. Какның өсте кулга ябышмый башларга тиеш. Әмма артык озак тотсаң, как катып та китә. Как купмый торса, табаны салкын суда чылаткан тастымалга куеп алыгыз.

 


Икенче ысул. Төбе майлы табага салып, мичтә киптерү. Мич бик сүрән булырга тиеш һәм ишеген бераз ачык калдырырга кирәк. Электр миче кулайрак, өрдергече дә булса, бигрәк тә. Элеккеге кеше какны кичтән яккан утын миченә дә куеп киптергән. Төнгә каршы эссе мунчага кертеп калдырырга да була.


Өченче ысул. Эссе көнне кояшта киптерү. Моның өчен таба урынына куна  тактасы куллану яхшырак. Куна тактасын да майларга кирәк. Шөпшәләрдән, чебеннәрдән саклар өчен, кырыйларына борт ясап, марля белән каплыйсы. Болай как озаграк кибә, яңгырдан, чебеннәрдән саклыйсы була.


Дүртенче ысул. Электр белән эшли торган махсус киптергечләр куллану. Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып, монысы иң отышлы ысул дип таптык. Күп киптергечләрнең комплектында как табасы берәү генә. Аның урынына чак кына майланган «рукав» пленкасы, пергамент кәгазе яки чиста марля кулланырга була. Как җиңелрәк купсын өчен, кипкәч, аны бераз шул килеш тотарга кирәк. Суынганнан соң кубаруы җайлырак. Кемдер суыткычка тыгып торырга да киңәш итә.
Әзер какны пергаментка яки полиэтилен элпәгә төреп, суыткычта саклыйлар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X