Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 авыруының яңа 26 очрагы ачыкланды

Барлыгы республикада пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе белән авыруның 6949 очрагы теркәлгән.

 Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 белән авыруның 26 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Үткән тәүлек эчендә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 26 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп Татарстан Республикасында 6949 очрак бар», — диде ул.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 5067 ПЦР-тест үткәрелгән. Медиклар күзәтүендә авырулар белән элемтәгә кергән 728 граждан кала.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков Covid-19 авыруыннан тәүлек эчендә республиканың 63 кешесе дәвалануын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев