Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үсмернең ашказанына энә кадалган...

Теш табибы ул үзе чыга дип ышандыра.

Ленинград өлкәсендәге стоматология поликлиникаларының берсендә кеше ышанмаслык хәл булган. Ул көнне тешен дәвалатырга дип килгән 12 яшьлек малай үлемнән калган.
Яңа гына эш башлаган табиб-стоматолог дәвалау вакытында баланың тамагына тамыр каналларын киңәйтү өчен тәгаенләнгән энә төшереп җибәргән. Бу вакытта ул хезмәттәше белән сөйләшеп торган була. Энәне алалмагач, малайга йотарга кушкан. Йоталмый торган балага су биргән.
Табиб баланың якыннарына энә үзе чыгачак дип ышандыра. Ләкин шул ук көнне малай үзен начар хис итә башлый һәм аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр. Малайга тиз арада операция ясарга туры килә. Энә үсмернең ашказанына кадалган булып чыга.
Әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачылган. Малайның әти-әнисе стоматологны эштән кудырып, клиниканың лицензиясен тартып алуга ирешергә ниятли.

Фото: Big-rostov.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/smerne-ashkazanina-en-kadalgan-133439/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев