Машина йөртүчеләргә: көннең иң эссе вакытында юлга чыкмагыз
Сәламәтлек

Машина йөртүчеләргә: көннең иң эссе вакытында юлга чыкмагыз

Россиядә аномаль эсселек юл-транспорт һәлакәтләре санын арттыра.

Эсселек концентрацияне һәм реакция тизлеген киметә-эффектны алкоголь тәэсире белән чагыштырырлык, дип кисәттеләр Эчке эшләр министрлыгында һәм ГАИда. 

Эссенең беренче көннәрендә генә Калининград, Воронеж, Рязань һәм Волгоград өлкәләрендә җитди аварияләр булды. Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, бу атнада ук +31 градуска кадәр эсселек көтелә.

Дәүләт автоинспекциясе түбәндәгеләрне тәкъдим итә: иң эссе вакытта юлга чыкмагыз (11:00-17:00 сәгатьтә), салонны җилләтегез, суыту системасын һәм шиннардагы басымны тикшерегез.

Хәлсезлек сизсәгез – туктагыз да ял итеп алыгыз. Үзегез белән су алыгыз, аз-азлап эчегез. Беркайчан да балаларны һәм хайваннарны машинада калдырмагыз.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев