Кәбестә яфрагы ютәлдән булыша
Сәламәтлек

Кәбестә яфрагы ютәлдән булыша

Шактый озак ютәлләп интектем. Нәрсә генә эчеп, кулланып карасам да, ахыргача дәвалап бетереп булмады.

Ютәлдән гап-гади кәбестә яфрагы ярдәм итте бит! Шаккаттым. Кәбестә яфрагын кайнар суга салып, 1–2 минут тотам да, өстенә бал ягып, күкрәк өстенә куеп йокларга ятам. Кысып тора торган футболка кисәң, төн буе урыныннан күчми ул. Дүрт көндә файдасын күрдем шуның.

Алсу Сафина. Арча

PS: Тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев