Кара карлыганның файдасы нидә?
Сәламәтлек

Кара карлыганның файдасы нидә?

Вакытында организмны витаминнарга баетып калыйк.

Карлыганда җиңел эшкәртелүче микроэлементлар, клетчатка һәм башка файдалы витаминнар бар.

Ашказаны җәрәхәте һәм эчәкләр, уникеилле эчәк авырулары вакытында, баш авыртканда көнгә 3 тапкыр 1/4 стакан күләмендә карлыганнан яңа әзерләгән сок эчү ярдәм итә.

Кара карлыганны көнгә 50 грамм ашасагыз, С витаминын организмга тиешле күләмдә кабул иткән буласыз.

Ул – иң бай калий чыганагы. Кан басымы күтәрелүдән бер дигән дәва. Бу җимешне йогуртка кушсагыз, калий һәм кальцийга бай ризык булачак.

Карлыган бактерицид үзлеккә ия, ул авыруларга каршы торырга булышачак.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев