Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан басымын дарусыз да төшереп була

Белгеч киңәшенә колак салыгыз.

Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгече Роман Горенков таблеткалардан башка кан басымын киметү ысулын атады.

Белгеч билгеләп үткәнчә, артериаль кан басымын арттыруга аз хәрәкәтле яшәү рәвеше китерергә мөмкин — аерым алганда, телевизор яки компьютер каршында озак утыру гадәте, шулай ук стресс.

Бу очракта басым төшүгә физик активлык ярдәм итә ала, әмма артык талчыгуга юл куймаска кирәк, дип ассызыклады табиб.

"Урта яшьтәге кеше көненә ун меңнән дә ким булмаган адым узса яхшы, бу сигез километр ярымга тиң. Мондый активлык артериаль кан басымын киметергә ярдәм итә", - диде Горенков.

Артериаль басымны әкренләп киметүгә шулай ук калориясез азыкка күчү дә ярдәм итәчәк, дип дәвам итте эксперт. Ул аңлатканча, ризык куллану кимү аркасында тән авырлыгы кимү, артериаль басымның төшүенә китерә. «Һәр биш килограммны ташлау артериаль басымын терекөмеш баганасының 10 миллиметрына киметергә мөмкин", - дип ачыклык кертте Горенков.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X