Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ютәлдән - сода пары ингаляциясе

Ютәлдән чәй содасы пары бик тиз ярдәм итә. Аны ничек ясарга, түбәндә сүз шул хакта.

“Кәстрүлгә 1 стакан су агызып, плитәгә куярга. Су кайнап чыккач, вак итеп туралган 6 тырнак сарымсак салырга һәм утны киметергә. Сарымсак 5 минут сүрән утта пешәргә тиеш. Уттан алып, 1 бал калагы чәй содасы өстәргә.

Башка юрган каплап, сарымсак парын тирән итеп борын аша суларга, һаваны авыздан чыгарырга. Шулай су суынганчы суларга.

Ингаляцияне кич йокларга ятар алдыннан ясау файдалы. Гадәттә, өч процедура җитә”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев