Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Инсульт куркынычы кайсы кан төркеменә караучыларга ныграк янавын әйткәннәр

Американың Мэриленд университеты галимнәре, тикшерү үткәреп, кан төркеменең инсультка бирешү-бирешмәүгә йогынты ясавын ачыклаганнар. Моңа кадәр белгечләр, бәхәсләшеп, аның эчке органнар халәтенә һәм тышкы кыяфәткә йогынты ясавын дәлилләгәннәр. Күп кенә очракларда бәйлелек, чыннан да, расланган.

Әйтик, галимнәр фикеренчә, каны икенче төркемгә керүчеләр генетик яктан инсультка күбрәк бирешүчән. Экспериментта 30 000нән артыграк кеше катнашкан. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, яшь килеш инсульт кичерүчеләрнең яртысы диярлек нәкъ менә шундый төркемдәге канга ия булган.
Әмма белгечләр басым ясап әйткәнчә, бу фикерне 100 процентка раслау өчен өстәмә тикшеренүләр кирәк әле.

Галимнәр шулай ук каны беренче төркемгә керүчеләргә инсульт куркынычының иң аз янавын билгеләп үткәннәр. Аларны бу чир картлык көннәрендә генә “куып тотарга”, бу очракта да әле җиңелчә генә зыян салырга мөмкин, дигәнрәк нәтиҗәгә килгән белгечләр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев