Иммунитетны ныгытыгыз!
Сәламәтлек

Иммунитетны ныгытыгыз!

Иммунитетны ныгыту өчен түбәндәге рецепт файдалы булыр. Аның өчен 3 аш кашыгы бал, 0,5 кг мүк җиләге (клюква) яки нарат җиләге (брусника), 1 лимон яки әфлисун кирәк булачак.

Иң элек бүлмә температурасындагы мүк җиләген юып корытырга кирәк. Лимонны зур булмаган кисәкләргә бүләргә, соңыннан икесен дә вакларга: иттарткычта яки блендер белән изәргә кирәк. Соңрак шуңа бал салып, банкага тутырып, суыткычта сакларга кирәк. Шуны көнгә 2 тапкыр, 2 шәр чәй кашыгы кабул итәргә. Әлеге төнәтмә ярдәмендә 3-4 атна дәвамында дәваланырга киңәш ителә.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru/

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев