Дүрт көн эчендә кәефне үзгәртә...
Сәламәтлек

Дүрт көн эчендә кәефне үзгәртә...

Бу җимешнең файдасын үзегездә сынап карагыз әле.

Көн саен киви ашау С витамины түбән булган кешеләрнең кәефен дүрт көн эчендә яхшырта ала. Отаго университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

Сигез атна дәвам иткән тикшеренүдә С витамины түбән булган 155 өлкән пациент катнашкан. Алар көн саен витамин яисә ике киви ашаган.

Бу җимеш дүрт көн эчендә кешеләрнең кәефен күтәргән һәм яшәү дәртен арттырган. Максималь эффект 14-16нчы көннәрдә күзәтелгән. С витамины кабул итүчеләрнең дә кәефләре яхшырган, ләкин болай ук түгел.

Белгечләр фикеренчә, тикшеренү нәтиҗәләре киви ашау кешеләрнең психик иминлеген тәэмин итүнең нәтиҗәле һәм уңайлы ысулы булуын күрсәткән.

чыганак


Нет комментариев