Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында быел 475 кеше ковид белән чирләгән

Быел районда 475 кешегә “коронавирус” диагнозы куелган, узган, 2021 елны әлеге авыруның 54 очрагы теркәлгән.

Соңгы арада республикада тәүлек саен 130 - 140 кеше коронавирус йоктыра.

– Күргәнебезчә, бу чир белән бәйле вәзгыять гади түгел, димәк, һәркем вакцинациянең кирәк булуын аңларга тиеш, – диде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Рәфис Гафуров. – Безгә барлыгы 17480 комплект вакцина кайтты. Аларны ясатудан үзләрен бик авыр кичерүчеләр ачыкланмады. Медицина хезмәткәрләре, укол килешмәүчеләрдән кала, барлык чирмешәнлеләргә дә прививка ясатырга киңәш итә. Моның өчен җитәрлек күләмдә вакцина бар.

Әлегә районда 12779 кеше коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан, шуларның 11282сы ревакцинация узган, шул исәптән 60 бала да.

Моннан тыш, быел грипп эпидемиясенең көчәюе көтелә, чөнки 2020 һәм 2021 елларда кешеләр арасында элемтәләр пандемия һәм локдауннар аркасында чикләнде, диләр белгечләр.

– Гриппка каршы да вакцинация дәвам итә, барлыгы 6780 доза вакцина кайтты, – диде Рәфис Рәшит улы. – 5458 якташыбыз вакцина ясатты, шул исәптән 1756 бала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев