Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә 2935 кешегә гриппка каршы вакцинация ясалган

Көзен грипп белән авыру куркынычы бермә-бер арта. Социаль әһәмияте ягыннан ул йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Йогышлы чирдән үлүчеләр санының артуы зур борчу тудыра. Шуңа күрә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация ясауга зур игътибар бирелә. -- Билгеле булганча, грипптан соң кеше пневмония, бронхит, сулыш юллары, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары...

Көзен грипп белән авыру куркынычы бермә-бер арта. Социаль әһәмияте ягыннан ул йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Йогышлы чирдән үлүчеләр санының артуы зур борчу тудыра. Шуңа күрә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация ясауга зур игътибар бирелә.

-- Билгеле булганча, грипптан соң кеше пневмония, бронхит, сулыш юллары, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм башка кайбер чирләрдән өзлегергә мөмкин. Димәк, бу куркыныч чирләрне кисәтү, ягъни профилактикалау максаты белән тиешле чараларны вакытында күрергә кирәк. Шулар арасыннан аеруча да нәтиҗәлесе булып вакцинация санала. Прививкадан соң яки авыруны кичергәч, организмда саклаучы антитәнчекләр хасил була. Алар ярты елга кадәр организмда саклана һәм соңыннан җимерелә. Әгәр киләсе елда грипп вирусының яңа варианты тарала башласа, ул безнең имун системасын җимерә, икенче төрле әйткәндә, хәлсезләндерә, авыруга каршы тору көчен киметә, - ди район хастаханәсенең табиб-инфекционисты Альмира Гарифуллина.

Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, 2935 кешегә вакцина ясалган: 2090сы - зурларга, 845се - балаларга. Быел да районга "Гриппол плюс", "Совигрипп" һәм "Ультрикс" вакциналары кайткан.

- Иммунитет вакцина ясаганнан соң 14-21 көн эчендә формалаша һәм ул 6-12 ай буе кешене грипптан саклый. Дөрес, бер генә дәвалый торган препарат та кешене йөз процент авырудан саклау сәләтенә ия түгел. Әмма прививка ясаткан 100 кеше арасыннан 70-98е грипп белән авырмый. Шулай да, прививка ясаткан кешегә грипп эләксә, ул аны җиңел формада кичерә, организмга өзлегүләр (осложнения) янамый. Кайберәүләрне гриппка каршы вакцина реакция китереп чыгарырга мөмкинме, дигән сорау кызыксындыра. Әйе, мондый нәрсә булырга мөмкин, чөнки башка вакциналар да организмга төрлечә йогынты ясый. Тән температурасының күтәрелүе яки вакцина кертелгән урынның кызарып чыгуы - бу нормаль реакция, организмда саклаучы антитәнчекләрнең формалашуы турында искәртә. Моннан тыш, гриппка каршы вакцина ясатканнан соң кешенең башы авыртырга, хәлсезлек борчырга, укол ясаткан урын авыртырга мөмкин. Бу вакытлыча гына күзәтелә торган нәрсә, бераздан үзеннән-үзе бетә, - ди табиб.

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәндә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17475

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined вакцинация ясалган гриппка каршы Чирмешәндә 2935 кешегә

2
X