Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгеч кышын организмга нинди витаминнар кирәклеген әйтте

Сәламәт тормыш рәвеше һәм туклану буенча белгеч Холли Зокколан кышын иммунитетны ныгыту өчен D, C һәм цинк витаминнары кулланырга кирәклеге турында сөйләгән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, организм D витаминын кояш нурларыннан ала. Әмма кышын кояш сирәк очракларда гына күренеп киткәнлектән, бу витаминны өстәмә рәвештә кайдандыр алырга кирәк. Балык маенда, сыр, йомырка сарысында һәм терлек бавырында бар ул, дип аңлатып үткән белгеч.
Цинк һәм С витаминына килсәк, болары кышын салкын тидерүгә каршы көрәшүгә ярдәм итә. С витамины шулай ук организмның тукымаларын яңарту өчен дә мөһим, дигән Зокколан.

Моңа кадәр Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәре үзәк хастаханәсе табибы Тимур Асанов “Известия” хәбәрчесенә кышын организм өчен бигрәк тә кирәкле җимешләрне санап үткән. Аның әйтүенчә, биредә сүз иң элек экзотик җимеш – авокадо турында бара. Бу җимештә аскорбин кислотасы күп. Ул бигрәк тә озак вакыт буе чирдән тернәкләнә алмаучылар һәм бик ябык кешеләр өчен файдалы.

Моннан тыш кышын айва ашау әйбәт. Аның составында В, Е һәм РР витаминнары, шулай ук клетчатка, пектин һәм каротин матдәләре күп. Табиб шулай ук әфлисунны да телгә алып үткән. Монысы Р витамины, аскорбин кислотасы, каротин, кальций һәм җимеш кислоталарына бай. Әфлисун тешләр, сөяк һәм нерв системасын ныгыта, бавырны чистарта һәм ашказаны-эчәкләрнең эшчәнлеген дә яхшырта, дип аңлаткан Асанов.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев