Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Белгеч колак саңгыраулану Covid-19 авыруы билгесе булу ихтималы турында кисәтә

Авыруны җиңел формада узыдыручы кешеләр колак саңгырауланудан зарланган.

Covid-19 авыруы вакытында шактый еш очрый торган тагын бер симптом ачыкланган. Коронавирусны җиңел формада кичерүчеләр колаклар саңгырауланып торуын әйткән. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелекнең Эпидемиология буенча фәнни-тикшеренү үзәге директорының урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

«Колак саңгыраулану Covid-19 вакытында еш очрый торган билге. Төркия галимнәренең тикшеренүләре 172 кешенең симптомнарын анализлагач, 31 кешедә (18 процент) бу билге булуын ачыклаган», — ди ул.

Пшеничная сүзләренчә, коронавирус белән җиңел формада авыручыларның 12 процентының колаклар ишетми башлаган, авыруны авыр формада уздыручыларның 3 процентының колаклар саңгыраулануы билгеле.

ОРВИ вакытында да колаклар белән проблема чыгуы ихтимал, авыру кеше терелә башлагач, колаклар да гадәттәгечә ишетә. Әгәр саңгыраулану озакка сузылса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев