Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балык яман шештән саклый

Табиб киңәшләре аеруча өлкәннәргә файдалы булыр.

Табиб Александр Мясников сүзләренчә, омега-3 яман шештән һәм диабеттан бик яхшы саклый. Ул ассызыклаганча, бу элемент аппетитны киметә һәм гәүдә авырлыгын азайтырга мөмкинлек бирә.

Балыктагы омега-3 кислоталары тамырларны холестериннан «чистарта», «холестерин төерләре» барлыкка килүдән саклый, канны яхшырта һәм кан басымын нормальләштерә. Моннан тыш, балыкны даими куллану яман шеш авыруы барлыкка килүдән саклый.

Барлык кешеләр өчен минималь доза — көнгә якынча 250 мг, оптималь доза — тәүлегенә ким дигәндә 1000-1500 мг.

Табиб әйтүенчә, һәр балыкта омега-3 төрле күләмдә була. Мәсәлән, ирекле йөзүче океан балыгында алар күпкә күбрәк. Мондый балык файдалырак та.
D витамины күләме буенча балык итне генә түгел, күпчелек яшелчә һәм җиләк-җимешләрне дә уздыра. Бигрәк тә бу витаминга балык мае һәм тәрәч бавыры бай. Аның организмда җитмәве балаларда һәм хәтта өлкәннәрдә дә рахит барлыкка килүенә сәбәпче була. Балык мае баш мие һәм нерв системасы эшчәнлеге өчен кирәкле булган омега-3 май кислоталарына бик бай.

Моннан тыш, балыкта фосфор һәм кальций бар, алар сөяк һәм буын авыруларыннан интегүчеләргә бик кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев