Балык яман шешкә каршы тора
Сәламәтлек

Балык яман шешкә каршы тора

Атнасына 3 тапкыр балык ашасаң, эчәк яман шеше килеп чыгу ихтималы бермә-бер кими. Халыкара яман шешне өйрәнү буенча агентлык белгечләре шулай ди.

Алар 15 ел дәвамында уздырган тикшеренүдә 500 меңгә якын кеше катнашкан. Тикшеренү барышында балык ашауны гадәткә керткән кешеләрнең эчәк яман шеше белән 12 процентка азрак авыруы ачыкланган. Балыкның майлы яки майсыз булуы әһәмиятле түгел, ди галимнәр.

 

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев