Бакчада эшләп аручыларга хәл җыю өчен киңәшләр
Сәламәтлек

Бакчада эшләп аручыларга хәл җыю өчен киңәшләр

Бакчада эшләүне 5–7 минутлык ял белән чиратлаштырырга кирәк. Бу вакытта утырып яки ятып кына ял итү түгел, ә күнегүләр ясап организмны торгызу мөһим. Бу хакта табиб-травмотолог Евгений Рябков хәбәр итә.

«Бакчада эшне түбәндәге тәртиптә оештыру яхшырак: 20 минут эшләү һәм 5–7 минут ял итү. Әмма ял — утырып алып, тагын эшкә керешү генә түгел. Бу – актив рәвештә көчне торгызу. Бу минутларда вакытны әрәм итмичә, язылырга кирәк», – дигән табиб.

Ул арка өчен нәтиҗәле күнегүне дә атаган: туры басарга, кулларны билгә куярга. Аннары җиңелчә генә артка таба бөгелергә (сулыш алганда), соңыннан арканы түгәрәкләргә (сулыш чыгарганда). Бу – басып торып ясала торган «мәче» күнегүе.

«Әгәр озак вакыт тезләнеп эшләгәнсез икән, сак кына утырыгыз һәм аякларыгызны турайтып, аяк очларын үзегезгә тартыгыз – бу ботның арткы өлешен сузу өчен кирәк. Шулай ук муен турында да онытмагыз. Башны сак кына як-якка борыгыз, әмма аны кискен рәвештә артка ташларга ярамый. Мондый күнегүләр кан басымын җайга салу өчен мөһим», – дип аңлаткан ул.

Табиб искәрткәнчә, бакча сезоны ул уңыш һәм шатлык кына түгел, ә организм өчен җитди йөкләнеш тә, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүче кешеләр һәм хроник авырулары булганнар өчен, диелә хәбәрдә.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев