Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ял көннәрендә 14 градуска кадәр җылытачак

Бүген Татарстан антициклон йогынтысында калды: атмосфера басымы үсү сәбәпле, явым-төшем туктап, һава +4 градуска кадәр җылынды. Төнлә суыта: -3-8 градус. Юлларда – бозлавык. Синоптиклар фаразына караганда, ял көннәренә республикада +14 градуска кадәр җылыта.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, 6 апрельдә, чираттагы циклонның үтеп керүе сәбәпле, юеш кар–яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә. Һава температурасы +3+8 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Пәнҗешәмбе – 7 апрельдә дә көндез юеш кар-яңгыр, кайбер районнарда секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы 0дән -5 градуска кадәр төшсә, көндез җылыта: +2+7 градус булачак.

Җомга көнне – 8 апрельдә көндез явым-төшем көтелми, төнлә юеш кар-яңгыр. Һава температурасы кинәт күтәрелеп, төнлә 0 +5 градус, көндез +8+15 градус тәшкил итәчәк.

Башлангыч фаразларга караганда, ял көннәрендә – 9-10 апрельдә җылы һава саклана. Шимбә көндез +6+11 градуска кадәр, якшәмбедә +9+14 градуска кадәр җылыта.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев