Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Туристлар Татарстанны яулый

Узган май бәйрәмнәрендә Татарстанга килгән туристлар саны 2019 елдагыга караганда күбрәк булган. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдергән.

«Яңа, җылы туристлык сезоны Татарстан өчен бик актив башланды. Май бәйрәмнәре гадәттәгедән озынрак булды, шул ук вакытта кунакханәләрнең барысы да туристлар белән тулы иде. Туристлык үзәкләре буенча статистикага күз салсак, аларның планны арттырып үтәүләрен күрергә мөмкин», – дигән ул. Комитет рәисе басым ясап әйткәнчә, республика туристлык үзәкләренә килүчеләрнең саны 2019 елдагы белән чагыштырганда 10–15 процентка үскән. Шул ук вакытта Иванов бу хәлне Төркия кебек курорт илләрнең чикләре ябылуга һәм рәттән ун көн ял булуга бәйләп аңлаткан. «Элегрәк 4–7 майда, эш көннәре булу сәбәпле, туристлар саны кимүне күрә идек. Быел бу чорда да кунакханәләр 100 процентка тулды», – дигән ул. Комитет рәисе шулай ук бик күпләрнең үз автомобильләрендә сәяхәт итүгә өстенлек бирүләрен искәрткән.

Сүз уңаеннан, май бәйрәмнәрендә Свияжск утрау-шәһәрчегенә килгән туристлар саны рекордлы санга җиткән (87 мең кеше)

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев