Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Үткән тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагын ачыкланганнар

Республикада Covid-19 инфекциясе диагнозы куелган 1174 кеше дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстан табиблары 40 пациентка коронавирус диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«10 кеше хастаханәдә, 40 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Авыручыларның иң күбесе 18-30 яшьлекләр арасында, алар 18 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында да 18 кеше авырый.

Казанда 22, Чаллыда 6 авыру ачыкланган.

Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле, Татарстанда коронавирус белән авыручы 4350 кеше ачыкланган. Алар арасыннан 3163 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә — 35 пациент терелгән. 1174 кеше әле дә дәвалана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев