Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда никахсыз туган балалар саны арткан районнарны атаганнар

Татарстанда һәр алтынчы бала тулы булмаган гаиләдә дөньяга килә. Кайбер районнарда шундый гаиләләрдә туган балаларның артуы күзәтелә.

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган онлайн-трансляция вакытында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.

«Узган ел тулы булмаган гаиләләрдә туган – 6,5 мең, ә быел 1,9 мең бала теркәлгән. Кайбер районнарда никахтан тыш дөньяга килгән сабыйлар саны артуга бәйле куркыныч тенденция күзәтелә. Биредә Тукай, Югары Ослан һәм Әлки районнарын мисал итеп китерергә мөмкин», — дип искәртте ул.

ЗАГС идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәктә гаилә-демографик өлкәдәге кайбер күрсәткечләр буенча тискәре динамика күзәтелә. Аерым алганда, 2022 елның беренче дүрт аенда төбәктә туучылар саны кимегән. Бала туу турында барлыгы 11,8 мең акт теркәлгән. Бу моннан алдагы чор белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X