Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Татарстанда кыскартылган эш атнасы була

Яллар һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.

Татарстан Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституция көне бәйрәмнәре бәйле рәвештә бу эш атнасы өч көнгә кыскарды, дип яза "Татар-информ".

«Җитештерү календаре буенча 4, 5, 6 һәм 7 ноябрь эшләми торган ял көннәре булып тора.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне — ял көне булып тора. Татарстан Республикасы Законы нигезендә 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора», диелгән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтендә.

Яллар һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми. РФ Хөкүмәте карары белән 2 гыйнвар шимбәсеннән ял көне 5 ноябрь җомга көнгә күчерелде. Шулай итеп, бу эш атнасы өч көнгә кадәр кыскарды. 3 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

РФ Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе территориясендә эш көне булмаган көннәрне 2021 елның октябрь-ноябренә билгеләү турында»гы указга имза куйды. Документ нигезендә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакын саклап калу белән бәйле эшләми торган көннәр дип санала. 

 

фото из архива редакции

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев