Татарстанда кар һәм 21 градуска кадәр салкын көтелә
Республикада

Татарстанда кар һәм 21 градуска кадәр салкын көтелә

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.

 Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә бераз кар яву һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -21дән -16 градуска кадәр, көндез -16 градустан -11 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык турында кисәтә. 

 

фото из архива редакции

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев