Татарстанда иң нык кыйммәтләнгән ризыкларны атаганнар
Республикада

Татарстанда иң нык кыйммәтләнгән ризыкларны атаганнар

Узган елда Татарстанда иң нык кыйммәтләнгән ризыкларны ачыклаганнар. 2023 елның декабреннән узган елның ноябренә кадәрге чорга бәрәңге бәясе барыннан да күбрәк – 79,5 процентка арткан. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, атланмай (49,7%) икенче урынга чыккан.

Кәбестә хакы да шактый ук – 40 процентка “сикергән”. Башлы суганныкы – 32, чөгендернеке – 28,1 процентка. Сөт ризыклары, сыр бәясе 18,6 һәм 11,7 процентка үскән. Икмәк-күмәч ризыклары – уртача 12, балык – 15,4 процентка кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта йомырка гына арзанайган. 2023 елның декабреннән – 27,1 процентка.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2023 елның декабреннән иң кирәкле азык-төлек “кәрзине” 16,9 процентка кыйммәтләнгән. “Кәрзиннең” уртача бәясе 5 922 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез: республикада еллык инфляция октябрьдә берникадәр төшеп, 8,32% дәрәҗәсендә калса, ноябрь аенда 8,83 процентка җитте.
 

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев